Лаеш техникумында Бөтенроссия буш эш урыннары ярминкәсе узды
17 апрельдә Лаеш техникумында узган эшкә урнаштыру ярминкәсендә районның җиде предприятиесе, шул исәптән Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты, «Державинская» һәм «Яратель» кошчылык фабрикалары, Казан вертолет заводы һәм башкалар катнашты.

Килүчеләр өчен төрле юнәлешләр буенча барлыгы 58 буш эш урыны (вакансия) тәкъдим ителде. Лаеш районының «Россия эше» кадрлар үзәге хәбәр иткәнчә, чарада 153 кеше катнашты, аларның күпчелеге — Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча:
8 кеше эшкә юллама алды;
58 кеше укуга язылды;

Барлык катнашучыларга хезмәт кануннары, дәүләт ярдәме чаралары һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Шулай ук «Казан» халыкара аэропорты хезмәткәрләре кызыклы уен оештырды. Предприятиенең социаль челтәрләренә язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Катнашучыларга саннар язылган флаглар таратылды, ә җиңүчеләр очраклы саннар генераторы ярдәмендә ачыкланды.

Бу көнне кемдер үзенең беренче эшен тапты, кемдер һөнәрен алыштырырга, ә икенчеләре укуын дәвам итәргә карар кылды. Бөтенроссия буш эш урыннары ярминкәсе «Кадрлар» милли проекты кысаларында уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев