Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш укучыларын Кырым һәм Севастополь тарихы белән таныштырдылар

Лаешның 3 нче мәктәбендә 3 нче сыйныф укучылары өчен «Кырым һәм Севастополь» темасына дәресне тәрбия буенча киңәшче Вәзирә Медведева үткәрде.

Кырым һәм Севастополь Россия өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки аларның язмышы һәм тарихы күп еллар дәвамында илебез тарихы белән тыгыз үрелеп барган.

Вәзирә Ришат кызы балаларга Кырым белән Севастопольнең Россия белән берләшү көне турында сөйләде. Дәрестә балалар ярымутрауның мәдәни һәм табигый объектлары турында күзаллауларын киңәйттеләр.
Әлеге дәрес гражданлык һәм патриотизм, Россиягә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Кырым -Россия социаль әһәмиятле проектлар төзи торган, бөтен ил халкын кабул итүче курортларны үстерүче аерым төбәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш укучыларын Кырым һәм Севастополь тарихы белән таныштырдылар