«Лаеш» урман янгыннарына каршы көрәш станциясендә техника каралды
«Лаеш» өченче типтагы урман янгыннарына каршы көрәш станциясендә техникага техник карау уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләттехкүзәтү идарәсенең Лаеш районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Гәрәев хәбәр иткәнчә, чара барышында техник өлеш буенча тормозлар, руль белән идарә итү, яктырту приборлары, йөреш өлеше һәм тавыш сигналы тикшерелде. Шулай ук теркәлү документлары, тиешле категорияле тракторист-машинист таныклыгы һәм ОСАГО полисларының булуы каралды.
Техник карауга җиде берәмлек техника тәкъдим ителде һәм алар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бу техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Чарада катнашучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен, техника куркынычсызлыгын һәм янгын куркынычсызлыгын саклау буенча әңгәмә үткәрелде.
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләттехкүзәтү идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев