Лаеш халкы гигант баклажан үстерә
Илсур һәм Гөлназ Миңнеәхмәтовлар бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
— Быел хәтта карбызлар һәм кавыннар да өлгерде, — дип сөйләде Илсур Миңнеәхмәтов.
«Быел яхшы уңыш җыеп алдыгызмы?» дигән сорауга, хуҗа: «Бик яхшы!»- дип җавап бирде һәм безне түтәлләр янына алып килде. Ә анда зур баклажан үзенең итләч яннарын кояшта җылыта.
— Өзергә иртәрәк, ул әле өлгереп җитмәгән. Ләкин мин аны үлчәп, фотоны «Кама ягы» белән уртаклашырга вәгъдә итәм, — дип йомгаклады Илсур Миңнеәхмәтов.
Без мул уңыш серен уртаклашуны сорадык:
«Иң мөһиме — ялкауланмаска, вакытында су сибергә, карап торырга. Шулай ук җирне яратырга һәм көзге уңыш өчен рәхмәт әйтергә. Уңышны җыйганнан соң бакчаны казырга онытмагыз, шулай туфрак йомшак була.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев