Лаеш шәһәренең сайлау участокларында тавыш бирү дәвам итә
Безнең шәһәр халкы республика Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауда актив катнаша.
1786 нчы сайлау участогы Ленин урамындагы күп функцияле үзәк бинасында урнашкан.
Башка участоклардагы кебек үк, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча максималь чаралар күрелә. Участокка кергәндә контактсыз ысул белән һәр кешенең тән температурасы үлчәнә. Аннары сайлаучының үз битлеге юк икән, аңа битлек бирелә, куллары дезинфекцияләнә. Кешеләр арасында социаль дистанция катгый үтәлә – 1,5 метрдан да ким түгел
-Безнең участокта 872 сайлаучы теркәлгән, - диде 1786 нчы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ольга Башкирова. – Татарстан Президентын сайлауда вакытыннан алдан 542 кеше тавыш бирде.
«Бердәм Россия» партиясе күзәтүчесе Лидия Грабалина тавыш бирү барышында хокук бозуларны билгеләмәде . Аның сүзләренә караганда, барысы да бары тик закон кысаларында гына, төгәл башкарыла һәм яхшылап җайга салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев