Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаешлылар Алексеевскиның өлкәннәр интернат-йортында концерт бирделәр

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Алексеевск интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары алдында Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбеннән «Балаганчик» һәм «Светлячок» мәктәп театры артистлары чыгыш ясады.

Әниләр көненә багышланган программада патриотик шигырьләр, күңелле җырлар, такмаклар яңгырады. Наталья Суханова җитәкчелегендәге балалар театры «Кем беренче сөйли башлаячак?» дип аталган рус халык әкиятен  уйнадылар.

Программаның йомгаклау аккордында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Клюшина җитәкчелегендәге Лаеш районы Рус җәмгыяте фольклор ансамбле башкаруында «Затопила млада печь» рус халык җыры яңгырады.
Интернатта яшәүчеләр артистларны озак алкышладылар. Барысы да канәгать калды, чөнки мондый очрашулар тамашачыларга да, артистларга да шатлык һәм җылылык китерә.
Фото: Алексеевский ДИПИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешлылар Алексеевскиның өлкәннәр интернат-йортында концерт бирделәр