Лаешта географик диктант яздылар
җәмгыять

Лаешта географик диктант яздылар

Тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары Халыкара акциядә катнашырга һәм илебез географиясе буенча белемнәрен тикшерергә карар иттеләр.

Бөек Ватан сугышында катнашучы Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш мәктәбе географик диктант язу өчен район мәйданчыкларының берсе булды. Аның директоры Зөлфия Газизуллина да катнашучылар санына керде.

Диктантны география укытучысы Рифкать Абдрахманов үткәрде.

Диктантның төп бурычы — география буенча белемнәрне популярлаштыру, кешеләр Россия турында күбрәк белергә омтылсын өчен. Рифкать Фәйзрахман улы ассызыклаганча, үз илләре, республикалары, районнарына караганда чит илләр турында күбрәк белү дөрес түгел. — Беренче чиратта, без барыбыз да үз йортыбызны — үз Ватаныбызны, үз якларыбызны һәм туган якның үзенчәлекләрен бик яхшы белергә тиеш.

Тест мәсьәләләре безнең чиксез илнең бөтен территориясен колачлады.

Еллык акция инде күптән халыкара булды: географик диктант бүгенге көндә 126 илдән өч миллионнан артык катнашучыны үз эченә ала.

Һәркем үз нәтиҗәләрен 12 декабрьдә Географик диктант сайтында белә ала.


Лаеш районы географик диктант

Нет комментариев