Лаешта Социаль хезмәт алучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәттеләр
Җиңү паркында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән танып белү-күңел ачу чарасы узды.
Аны Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина белән берлектә оештырды.

Катнашучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурслар һәм викториналар уздырылды. Беркем дә истәлекле бүләксез китмәде. Чара истәлек фотосы белән тәмамланды.

Фото: «Алтын көз» ХСХККҮ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев