Милекчеләр хокукларын мошенниклардан яклау
Күчемсез милек белән килешүләрне шәхси катнашмыйча дәүләт хезмәтләрендә дә тыю мөмкин.
Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында Росреестрга ЕГРНга тиешле язма кертү турында гариза бирергә кирәк.
Татарстан Росреестрында 2023 елга кадәр язманы кертү турында гаризаны ике ысул белән генә бирергә мөмкин булуын искәрттеләр: КФҮ (МФЦ) аша һәм электрон формада Росреестр сайты аша, алдан аны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалап. Әмма быелдан расланган хисап язмасы булган гражданнар дәүләт хезмәтләрендә дә шундый гариза бирә ала.
Теркәлү мөмкин түгеллеге турында гариза электрон документ формасында шәхси кабинетны гариза бирүченең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланмыйча куллану аша тапшырылырга мөмкин. ЕГРНда билге 5 эш көненнән дә соңга калмыйча барлыкка киләчәк.
Хезмәт «Госключ» мобиль кушымтасын куллану мөмкинлеге белән, ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза сертификатын бушлай алырга һәм аны смартфонда документларга кул кую өчен кулланырга мөмкинлек бирә. Әгәр дә хуҗа мондый тыюны элек тә куйган булса, аны да сервис ярдәмендә алып ташларга мөмкин.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова: «Гражданнар нинди ысулдан файдаланасын үзләре хәл итә. Иң мөһиме, һәрхәлдә, ышаныч кәгазе буенча эшләүче арадашчылар күчемсез милек хуҗасының ризалыгыннан башка килешү төзи алмаячак. Карар милекчеләрнең милек хокукларын мошенниклардан өстәмә якларга ярдәм итәчәк!»
Исегезгә төшерәбез, хокук иясенең шәхси катнашыннан башка хокук күчүен теркәү мөмкин түгеллеге турында гариза бирү өчен, үзең белән паспорт алырга кирәк. Бу дәүләт хезмәте гражданнарга бушлай күрсәтелә. Тиешле язма бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына кертелгәч, беркем дә милекченең шәхси катнашыннан башка күчемсез милек белән нинди дә булса килешү төзи алмаячак. Әгәр теркәлү өчен документларны хокук иясе түгел, ә башка кеше тапшырса, аларны карамыйча кайтарачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев