Минем героик бабам Берлинга барып җиткән
Күп кенә укучыларыбыз газетабызның "Бабам, мин сине хәтерлим!” проектында катнаша.
Сокуры мәктәбеннән өченче сыйныф укучысы Замира Маркелова үзенең герой бабасы турында сөйли.
Попов Кузьма Михайлович (01.08.1914 елгы) сугышка кадәр Казанда яши, хәрби заводта эшли. 1942 елда аны фронтка алалар.
Взвод командиры урынбасары Кузьма Попов батырларча көрәшә. Ике тапкыр контузия ала. Берлинга кадәр барып җитә. Күп бүләкләре бар: Кызыл Йолдыз ордены, ике Дан ордены, «Сталинградны саклаган өчен», «Ленинградны саклаган өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре бар. Сугыштан соң милиция органнарында
эшли башлый, аннан пенсиягә чыга. Питрәчтә эшли. Ул җәмәгать тәртибен саклау буенча үз бурычын намус белән үти, «Совет милициясе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев