Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Минем карт бабам герой һәм мин аның батырлыгы белән горурланам

Лаешның 3нче мәктәбе 9 сыйныф укучысы Гөлназ Галләмова үзенең карт бабасы – Бөек Ватан сугышында катнашучы турында сөйләде.

Шугаепов Шамил Шугаепович (рәсемдә) 1925 елның 12 июлендә Татарстан АССРның Тәкәнеш районы (хәзер Кукмара) Төркәш авылында туган.
Урта белем турында аттестат алуга аны 1943 елда сугышка алалар. Хәрби хезмәтне12нче укчылар дивизиясе составында отделение командиры булып башлый. Орел һәм Чернигов юнәлешләрендәге сугышларда катнаша. Днепр елгасы янындагы сугышта яралана, яралары төзәлгәч Ватаныбыз һәм Туган илебез азатлыгын  саклауны дәвам итә. Танкларга каршы кораллар отделениесе командиры була. Константинов шәһәре өчен барган сугышларда тагын яралана. Аннан соң 245нче укчылар дивизиясе составында миномет расчеты командиры вазифасында була, Одер елгасы буендагы Котовицы шәһәре өчен барган сугышларда катнаша.

Сугыштан соң ул югары белем ала. Өйләнә, биш бала үстерә. Мин аны белмим, ул яшьли, 44 яшендә, вафат була, әмма әбием Роза Галләмова батыр бабам турында күп сөйли. Ул Кызыл Йолдыз ордены һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Без карт бабаларыбыз батырлыклары турында сөйләгәндә, алар турында хәтер мәңге яшәр.

Сез дә Гөлназ үрнәгендә үзегезнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында сөйли аласыз. Герой турында мәкалә һәм фоторәсем урнаштырырга, аның сугыштагы батырлыклары турында язарга һәм социаль челтәрләрдәге үз битләрегездә #МойГеройМояСемья, #Бессмертный Полк, #БессмертныйПолкТатарстан, #БессмертныйПолк2023 хэштегы белән урнаштырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары