Олы Кабан авыл җирлегенең уңышлары
Олы Кабан авыл җирлегендә гражданнар җыенында 2020 елга йомгак ясалды.
Җирлек башлыгы Рәмис Илһамов ирешелгән уңышларны искә төшерде, проблемаларны санап үтте һәм 2021 елга планнар турында хәбәр итте.
Җыен эшендә район башлыгы Илдус Зарипов катнашты, ул җирле осталарның эшләре күргәзмәсен карады һәм халык белән аралашты.
Рәмис Илһамов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, җирлек составына 1538 кеше яшәүче Олы Кабан һәм 1300 кеше яши торган Кече Кабан авыллары керә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан башкаласына якын булу җирлек башкарма комитеты эшчәнлегенә үз төзәтмәләрен кертә. Аның территориясендә ел саен «Татарстанда кыр көне» агротехнологик күргәзмә уза. 2020 елның июлендә агротехника күргәзмәсе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Күргәзмәгә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 170кә якын компания килде. Җирлек территориясендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге — дөнья дәрәҗәсендәге комплекс урнашкан. Биредә зур халыкара һәм милли күргәзмәләр үткәрелә. Күргәнебезчә, авыл җирлеге Татарстан икътисады белән тыгыз бәйләнгән.
Шулай ук биредә мөһим социаль объектлар: мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, почта бүлеге, мәдәният йорты, алты кибет эшли. Агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтының (Татарский НИИАХП) тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы үз эшен алып бара. Кече Кабан янәшәсендә «ДАРКАТ» ЧҖҖ складлары урнашкан. 2020 ел ахырына компания 20 000 кв. метрга якын склад һәм офис биналары төзеде. Бу компанияләрнең барысы да эш урыннары булдыралар һәм район казнасына керем кертәләр.
Җирлек халкының үзләренә килгәндә исә, алар да аның үсешенә үз өлешләрен кертәләр. Үзара салым республика программасы буенча Олы һәм Кече Кабан авылларында тугыз урамда чокырларны ямау һәм вак таш җәю үткәрелде. Кече Кабанда авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелде һәм балалар мәйданчыгы урнаштырылды.
2021 елга да аз планлаштырылмаган: Кече Кабан авылында балалар бакчасы төзү, авылның урам яктырткычларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү. 2020 елдан 2024 елга кадәр Казан - Оренбург автоюлын реконструкцияләү, су башняларын һәм су белән тәэмин итү системасын ремонтлау планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев