Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Пиранья» Татарстан данын яклаячак!

Лаеш техник-икътисад техникумының «Пиранья» хәрби-патриотик командасы «Зарница 2.0» уенының төбәк этабында җиңү яулады!

Хәзер егетләр һәм кызлар Ырынбурда (Оренбург) узачак округ этабында республикабыз данын якларга әзерләнә.Команда капитаны Зарафшон Фозилов җитәкчелегендәге 10 студентны хәрби шартларга якынлаштырылган җиде җитди сынау көтә:

 Автомат сүтеп-җыю һәм ату;

 Радиация һәм «кызыл зона»дан яралыларны эвакуацияләү;

 Саперлык, БПЛА симуляторларында очу һәм экстремаль шартларда исән калу.

Максат — Волгоград финалы!
Студентлар хәрби чатырларда яшәп, һәр көнне җентекләп күнегүләр ясый. Максатлары — узган елгы уңышны кабатлап, Волгоградта узачак Бөтенроссия финалына юллама алу һәм призлы урын яулау!

 Якташларыбызга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев