Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Район мәктәпләрендә «Татарча диктант» яздылар

«Татарча диктант» акциясе үзенең ун еллыгын билгеләп үтә

Аның татар телен һәм мәдәниятен саклауда һәм популярлаштырудагы әһәмиятен бәяләп бетергесез.

Чараның халыкара масштабы һәм татар халкының мәдәни мирасына зур кызыксыну Россия Федерациясенең 68 төбәге һәм дөньяның 26 иле вәкилләре тарафыннан диктант язуда чагылды. Катнашучылар акциядә турыдан-туры гына түгел, дистанцион рәвештә дә http://diktant.tatar рәсми сайты аша катнаша алдылар.

Диктант үткәрү өчен оештыручылар, тууына быел 200 ел булган Каюм Насыйри һәм шулай ук, тууына 95 ел булган Мөхәммәт Мәһдиев кебек, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре әсәрләреннән адаптацияләнгән өзекләр әзерләделәр. Чара катнашучыларга үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, үз халкының мәдәни мирасын аңлауны тирәнәйтергә дә мөмкинлек бирә.

Акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан федераль университеты ярдәмендә оештырылды.

Чарада катнашучылар сафына Лаеш районы мәктәпләре дә кушылды. Белемнәрен тикшерергә теләүчеләр өчен Лаешның Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбе җәмәгать мәйданчыгы булды. Куратор Лария Сафина катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, «Татарча диктант» ны үткәрүнең максатын һәм тәртибен аңлатты. Ул акциядә катнашучыларга бланкларны тутырырга һәм алар язарга тиешле текстны игътибар белән тыңларга тәкъдим итте.

Олылар һәм балалар Каюм Насыйриның сүз көче һәм тел осталыгы турындагы хикәясеннән өзек язарга керештеләр. «Әй улым! Һөнәрләрнең иң күркәме сүз һөнәредер... Татлы телле кеше, сүзнең җаен тапмый торып, сүзен әйтмәс. Урынсызга сөйләнгән сүз, ничаклы гына тәмле булса да, ачы тоелыр. Сөйли белеп сөйләмәсәң, зыяны үзеңә әйләнеп кайтыр, файдасы булмас. Шуңа күрә кайчагында дәшми калганың яхшырак».

Лаеш районында «Татарча диктант» ны язуда 600 дән артык кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район мәктәпләрендә «Татарча диктант» яздылар