Россиядә 19 декабрьдә хәрби контрразведка көне билгеләп үтелә
Бу дәүләтнең иң ябык һәм яшерен махсус хезмәтләренең берсе.
РКП(б) Үзәк комитеты тарафыннан хәрби гадәттән тыш комиссиянең махсус бүлеге төзелә, ул диверсия шартлату эшчәнлегенә, разведка эшенә һәм контрреволюционерларның шпионажына каршы торырга тиеш була.
Нәкъ менә 1918 елның 19 декабрендә төзелгән ОО ВЧК дан Россия Хәрби контрразведкасы үз тарихын башлады.
Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиянең җитәрлек күләмдә җиңүләре һәм уңышлары ВЧК ОО хезмәткәрләренең нәтиҗәле һәм грамоталы эше нәтиҗәсендә тәэмин ителгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә шулай ук контрразведка ( СМЕРШ — смерть шпионам) зур өлеш кертте: 40 000 тирәсе шпион, террорчы һәм диверсант зарарсызландырылды.
Ул алга таба да XX гасыр хәрби конфликтлары вакытында Россия солдатлары һәм офицерларының гомерләрен коткарды.
Хәзерге вакытта бу кешеләр шулай ук илебез гражданнарының тынычлыгын саклыйлар, террорчылык актларын булдырмый калалар, чит ил махсус хезмәтләренең шпионлык эшчәнлеген туктаталар, дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматларны яклауны тәэмин итәләр.
Контрразведка, башка дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итеп, оешкан җинаятьчелеккә, коррупциягә, контрабандага, наркотиклар һәм коралның законсыз әйләнешенә, армиядә һәм флотта башка тискәре күренешләргә каршы тора.
Бу дәүләтнең иң ябык һәм яшерен махсус хезмәтләренең берсе, шуңа бәйле рәвештә гражданнар башкарылган эш турында күп еллар узгач кына, архив документларыннан серлелек грифларын төшергәч кенә беләләр.
Бәйрәм белән сезне, күзгә күренми торган фронт сакчылары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев