Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россиядә беренче тапкыр уздырыла торган Космос атналыгы ил буенча меңнән артык чараны берләштерәчәк

1961 елның 12 апреле — тарих агышын үзгәрткән дата. Юрий Гагаринның очышы кешелеккә йолдызларга юл ачты һәм фән белән технологияләрнең чиксез мөмкинлекләре символына әверелде.


 2026 елда Россия бу вакыйганың 65 еллыгын билгеләп үтә: Президент Владимир Путин Указы нигезендә, 6 апрельдән 12 апрельгә кадәр беренче тапкыр Космос атналыгы уза. Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында ил буенча фәнне, мәгарифне һәм мәдәниятне берләштергән меңнән артык чара оештырылачак.
Космос атналыгының төп вакыйгалары
6 апрель — мәктәпләрдә бөтенроссия акциясе. «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» («Разговоры о важном») дәресендә укучылар ватан космонавтикасы тарихы, бүгенгесе һәм космонавт булу юллары турында беләчәкләр.
7 апрель — Мәскәүдәге В.В. Терешкова исемендәге Милли космос үзәге беренче тапкыр ишекләрен киң җәмәгатьчелеккә ачачак. Биредә экспертлар катнашында мастер-класслар һәм иҗади очрашулар үтәчәк.
9 апрель — «Россия» милли үзәгендә беренче Россия Космос форумы узачак. Дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре тармакның киләчәге турында фикер алышачак.

Первая российская Неделя космоса объединит более тысячи мероприятий по всей стране

Программада нәрсәләр каралган?
Атналык программасы үз эченә түбәндәгеләрне ала:
• космонавтлар белән телемостлар;
• техника һәм артефактлар күргәзмәләре;
• нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү;
• музыкаль концертлар, квизлар һәм дроннар шоуы.

Первая российская Неделя космоса объединит более тысячи мероприятий по всей стране

Төбәкләрдән мисал
2026 елның 9 апрелендә Космос атналыгы кысаларында Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 4 «А» сыйныфы укучылары өчен «Җирдән чиксезлеккә кадәр сәяхәт» дигән чара үткәрделәр. Балалар викториналарда, уеннарда катнаштылар, атмосфера төзелеше, космос күренешләре һәм аның Җир өчен роле турында күп яңа мәгълүмат алдылар.

Первая российская Неделя космоса объединит более тысячи мероприятий по всей стране

Шулай ук 4 «Б» сыйныфы укучылары өчен дә фантастик сәяхәт оештырылды: алар космоста көн белән төн бармы, орбитадагы вакыт Җирдәге вакыттан нәрсә белән аерыла икәнлеген белделәр.
Космос атналыгы — ул фән турында гына түгел, ә хыял, илһам һәм буыннар бердәмлеге турында да. Бөтен ил буенча уза торган чараларга кушылыгыз!

Первая российская Неделя космоса объединит более тысячи мероприятий по всей стране

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев