Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов хәзер Max та эшли: Татарстан Республикасы Рәисенең үз каналы барлыкка килде

Рөстәм Миңнехановның матбугат сәркатибе Лилия Галимова Татарстан Республикасы Рәисенең Max милли мессенджерында үз җәмәгатьчелеге барлыкка килүе турында хәбәр итте.

Моннан тыш, республика Рәисенең Telegram да үз блогы бар, анда ул эш визитлары турында сөйли һәм Татарстанда яшәүчеләр белән аралаша.
Искәртәбез, элегрәк Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кереште һәм тиешле таныклык алды. Зал бу вакыйганы озак алкышлар белән каршы алды.
Тантанада РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Дәүләт Думасы депутатлары, шулай ук Татарстанның дәүләт органнары һәм иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Max та ТР Рәисе каналына  https://max.ru/rustamminnikhanov.сылтама буенча кушылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов хәзер Max та эшли: Татарстан Республикасы Рәисенең үз каналы барлыкка килде