Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Сагынулар аша туган якка кайту: Татар Янтыгында — яшьлек язы!

11 апрель көнне Татар Янтыгы авылы мәдәният йортында җаннарны җылытучы, күңелләрне тетрәндерүче гаҗәеп бер очрашу — «Кайтам әле яшьлек язларына» дип аталган кичә узды.

 Туган якка кайтыр өчен сәбәп кирәк түгел, сагыну гына җитә... Шул изге сагыну хисләре бу көнне дистәләгән авылдашыбызны бер түбә астына җыйды. Язмыш җилләре аларны төрле якларга чәчсә дә, Татар Янтыгының туфрагына, балачак истәлекләренә булган мәхәббәт барысын да берләштерде.

  

Күпләрнең инде ата-ана нигезләрендә утлар сүнгән, хәтта нигез ташлары гына калганнары да бар. Ләкин авыл — ул өйләр генә түгел, авыл — ул җан тарткан урын. Кичәгә кайтучыларның күзләрендәге шатлык очкыннары һәм сагышлы яшьләр моны тагын бер тапкыр раслады.


Бәйрәм бик эчкерсез һәм эссе узды: авылдашлар үзара сөйләшеп туя алмадылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр, биеделәр.

 

Гөрләп торган чәй табыннары артында үткәннәр барланды, бүгенге белән уртаклаштылар. Бу очрашу — туганлык җепләрен яңарткан, күңелләргә дәрт һәм көч өстәгән онытылмас бер вакыйга булды.

Татар Янтыгы мәдәният йорты мөдире, шушы матур кичәне оештыручы Раушания Кашапова билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар авылның рухын яшәтә, безне бердәм итә.

Кайтсыннар әле авылдашлар! Туган ягыбызның язлары һәрчак җылы, күңелләребез һәрчак якты булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев