Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Сайлау участогында сугыш ветераны тавыш бирде, аңа тиздән 104 яшь!

Татар Сараланы авылындагы сайлау участогында 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Самат Закир улы Хөсәенов тавыш бирде.

Бу хакта Татар Сараланы авылы мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Нуруллина хәбәр итте.
— Бездә Бөек Ватан сугышы ветераны Самат Закир улы Хөсәенов яши. Үзегез дә аңлыйсыз, 103 яшь — бик зур яшь. Аның безнең, өйдә тавыш бирү тәкъдименнән баш тартуы, безне гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. 
Аңа тиздән 104 яшь тула! Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран көчле рухын һәм ачык акылын саклап калган. Самат Закир улының сөйләме ачык, күзләре яхшы күрә. Ул сайлау комиссиясе әгъзалары белән исәнләште, бюллетень алуына үзе имза куйды.
Сугыш елларында алган чыныгу хәзер дә аның күтәренке рухын саклый. 
Элек ул Казанда яшәгән, хәзер исә улы белән Татар Сараланында яши, үз гражданлык бурычына тугрылык үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау участогында сугыш ветераны тавыш бирде, аңа тиздән 104 яшь!