Сак булыгыз: сулыкларда боз инде куркыныч!
Татарстанда юка бозга чыгу зур суммадагы штрафларга китерергә мөмкин:
Гражданнар өчен — 2 000 сумга кадәр;
Түрәләр (вазыйфаи затлар) өчен — 5 000 сумнан 7 000 сумга кадәр;
Юридик затлар өчен — 50 000 сумнан 70 000 сумга кадәр.
Рәсми булмаган боз кичүләре аша автомобильдә чыгу өчен штраф, кагыйдә бозучының статусына карап, 3 000 сумнан 400 000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең суда коткару бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова хәбәр итте. Ул искәртеп үткәнчә, республиканың Административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча, калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстендә йөрү җаваплылыкка тарттыру өчен нигез булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев