Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Шәһәрдә өмә

Менә кар да эреп бетте. Урманда умырзаялар чыкты, ә безнең шәһәрдә кар астыннан былтыргы чүп-чар, агач ботаклары, корыган яфраклар һәм язгы пычрак баш калкытты.

Гадәт буенча, апрель азагында шәһәрнең барлык хезмәтләре шәһәр территориясен чистарту буенча өмәгә чыгалар. Узган җомгада безнең хәбәрчеләр дә шәһәр урамнары буйлап үттеләр. Ул көнне кояшлы һәм коры иде, иң мөһиме – кеше күплеге һәм күңелле. Безнең якташларыбыз көрәкләр, тырмалар һәм себеркеләр белән оста эш итәләр. Күбесе чүпне капчыкларга кул белән җыйды. Өмәдә грейдер, йөк машиналары, юу машиналары кебек механикалаштырылган техника да шактый иде. Соңгылары шәһәргә керү алдындагы тукталыш павильоннарын юдылар.

Өмәдә эшләүчеләр арасында без Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее, балалар йорты, казначейство, “Кама” спорт комплексы, шәһәр һәм район һәм шәһәр башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм шәһәрнең башка предприятиеләре һәм оешмалары, муниципаль идарә хезмәткәрләрен күрдек.

Шәһәр структуралары һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең шәхси җаваплылыкларының бердәм эшләүләре нәтиҗәсендә Лаеш көннән көн үзгәрә, матурлана һәм чистара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Шәһәрдә өмә