Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Тарихны белергә кирәк!

Россия Президенты Владимир Путин МГИМО ректоры Анатолий Торкуновның тарих буенча БДИны гуманитар һәм социаль-икътисадый белгечлекләргә керүчеләр өчен мәҗбүри итү идеясен хуплады.

Дәүләт башлыгы белән очрашуда Торкунов билгеләп үткәнчә, гуманитар югары уку йортлары абитуриентларының күбесе җәмгыять белемен сайлый, гәрчә тарих күп кенә охшаш темаларны колачласа да.
Президент ректор идеясен хуплады һәм тарих буенча белемнәр кечкенәдән формалашырга тиеш дип саный. Фәнне урта мәктәптә генә түгел, башлангыч мәктәптә һәм мәктәпкәчә белем бирүдә дә укытуга бердәм якын килү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев