Ташкирмән мәктәбе ОБЖ укутучыларын район семинарына җыйды
Семинарда катнашучылар эшкә кабул ителәчәк күп кирәкле мәгълүмат туплады.
М. Сидорова фотосы.
Очрашу темасы: “Белем бирү сыйфатын күтәрү юлларының берсе буларак, ОБЖ дәресләрендә мотивация формалаштыру.”
ОБЖ укытучысы Буров Сергей Александрович “Урман һәм торф янгыннарын профилактикалау. Халыкны яклау.” темасына ачык дәрес үткәрде.
“Тормыш иминлеге нигезләре” – мәктәп программасында мәҗбүри фән. Семинарда катнашучылар эшкә кабул ителәчәк күп кирәкле мәгълүмат алуларын әйтеп киттеләр.
- ОБЖ укучыларга тормыш иминлеген өйрәнергә ярдәм итә. Стандарт булмаган биремнәрне хәл итү укучыларны логик фикер йөртергә, теге яки бу вакыйгаларны хәл итүнең төрле юлларын эзләргә ярдәм итә, кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә торган карарлар кабул итәргә өйрәтә, - дип cөйләде Ташкирмән мәктәбе директоры Марина Сидорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев