Ташкирмән мәктәбендә укучылар “Тынычлык күгәрчене” ясаганнар.
Беренче май алдыннан мәктәптә “Тынычлык күгәрчене” мастер-классы уздырылды.
Укучыларга күгәрчен тынычлык символы, шатлык, яктылык, балаларның бәхетле елмаюларын гәүдәләндерү дип сөйләделәр. Балалар укытучының макетны ничек ясарга, ничек ябыштырырга кирәклеге турында аңлатмаларын игътибар белән тыңладылар. Алар җаваплы һәм җитди рәвештә эшкә тотындылар, җентекләп һәм сабырлык белән адым саен үз күгәрченнәрен ясадылар.
Һәм менә ак күгәрченнәр көтү белән балаларның кулларыннан очып чыктылар. Тынычлык күгәрченнәре ак канатларын дөньяны яклаган кебек ачып сөендерделәр. Балалар куллары белән ясалган бу тынычлык күгәрченнәре эчкерсезлек һәм яхшылыкка ышаныч белән тулы. Алар өмет, тынычлык һәм татулык алып килсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев