Татарстан Финанс министрлыгы хезмәткәрләре Лаеш районындагы пансионатта яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре Матюшино авылында урнашкан өлкәннәр өчен «Древо жизни» («Тормыш агачы») пансионатында ел саен үткәрелә торган күчмә чара оештырды.
Министрлык хезмәткәрләре бүләкләр алып килде, бәйрәм программасы оештырды һәм, иң мөһиме, пансионаттагы өлкәннәргә якты хис-чыгышлар һәм бәйрәм рухы бүләк итте. Җавап итеп иң ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.Йөрәктән чыккан мондый гади чаралар аеруча мөһим. Алар кешелеклелекнең, буыннар бәйләнешенең кыйммәтен һәм өлкән буын турында кадер-хөрмәт күрсәтүнең бурыч кына түгел, ә зур шатлык та булуын искә төшерә.
Мондый игелекле башлангычлар күбрәк булсын иде, чөнки нәкъ менә шундый җылы очрашулардан чын бердәмлек һәм бер-береңә карата хөрмәт туа.«Сезгә сәламәтлек телибез. Безгә шундый онытылмаслык тәэсирләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт», — дип уртаклашты өлкәннәр.Бу — эш бурычы гына түгел, ә эчке ихтыяҗдан чыккан шәхси башлангыч, чөнки мондый очрашулар — кадер-хөрмәткә һәм игътибарга мохтаҗ булган кешеләргә күңел җылысын өләшү мөмкинлеге.
Фото: Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев