Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Tatarstan Today алып баручысы Динә Газалиевага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды

Федераль һәм Мәскәү хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыятенең Мәскәүдәге филиалы директоры, «Tatarstan Today. Открытый миру» халыкара медиапроекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Бу бүләк — күпьеллык файдалы эшчәнлегемне тану. Минем өчен иң төп укытучы һәм рухландыручы балачактан ук әнием булды, ул да атказанган журналист. Балачактан ук аның ничек эшләвен күзәттем, һәм бу иҗади процесс мине шулкадәр үзенә бөтереп алды ки, мин журналист булып эшләячәкмен, әни эзеннән барачакмын дигән ныклы карарга килдем!» — диде Динә Газалиева гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

Ул медиаөлкәдә инде — 30 елдан артык, башта Чаллыда басма мәгълүмат чараларында һәм радиода, ә аннары нигез салынганнан алып «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләде.

«Тыңларга һәм үзләреннән илһам алырга мөмкин булган кызыклы кешеләрнең янәшәмдә булуын яратам. Минем эшем — даими илһам чыганагы. Әгәр әңгәмәдәш кызыклы булса, аның белән аралашканнан соң бер атна күктә очып йөрим», — дип искәртте Динә Газалиева.

Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Tatarstan Today алып баручысы Динә Газалиевага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды