Татарстанда 14277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши
– Соңгы биш елда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны өч тапкырдан артык кимеде, - дип хәбәр итте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
2018 елда республикада 46 381 ветеран яшәгән. Быелның 25 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 59 инвалид һәм 172 Бөек Ватан сугышында катнашучы, шулай ук гамәлдәге армия составына кермәгән 68 сугышта катнашучы исәпләнә, дип билгеләп үтте министр.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан республикада «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән 95 кеше, концлагерьларның 102 балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, 10218 тыл хезмәтчәннәре, 1614 инвалид тол хатыннар һәм сугышта катнашучылар, бер үк вакытта ике категорияле 1949 граждан яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев