Татарстанда 2023 елда 31 миллион үсенте үстерәчәкләр
җәмгыять

Татарстанда 2023 елда 31 миллион үсенте үстерәчәкләр

Орлык чәчү 22 гектар питомник мәйданында башкарылган.

Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2023 елда 31 миллионнан ким булмаган үсентеләр үстереләчәк. Бу хакта республика урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үсентеләрне карау катлаулы процесс түгел, әмма шул ук вакытта күп вакыт таләп итә, — ди ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. — Нигездә, ул үсентеләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау, чүп үләннәрен бетерү, туфракны йомшарту, тукландыру һәм сугарудан гыйбарәт».

Аның сүзләренә караганда, быел питомникларда орлык чәчү 22 гектар мәйданда башкарылган. Утырту материалы республиканың табигый-климат шартларын исәпкә алып үстерелә. Беренчедән, бу төп урман барлыкка китерүче токымнар чыршы, имән, каракуш, каен, юкә һәм корычагач.
2021 ел ахырында Татарстанда һәм Чувашиядә М-12 проекты кысаларында урманны торгызу һәм урман үстерү буенча эшләр тәмамланды. Гомуми мәйданы 263 гектар булган 164 участокта Татарстанның Бөгелмә, Кайбыч, Лаеш, Югары Ослан, Питрәч, Биектау районнарында һәм Казанның Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында 1 миллионнан артык агач утыртылган. Алар арасында имән, чыршы, каракуш, каен, имән һәм корычагачлар бар. Эшләрне «Автодор» дәүләт компаниясе башкара. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итте.


Лаеш районы экологияне саклау «Экология» милли проекты

Нет комментариев