Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда Бөтенроссия «Тынлык минуты» узачак

Бүген, 22 июнь — Бөек Ватан сугышы башланган көн.


Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген, 22 июньдә, Россиядә миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлануның куркыныч һәм кайгылы көнен искә алалар.

Ил өчен иң фаҗигале, Хәтер һәм кайгы көнендә, татарстанлыларны 12:15 сәгатьтә Бөтенроссия "Тынлык минуты"на кушылырга чакыралар.

Бу минутта бөтен республика сугыш кырларыннан өйләренә кайтмаганнарны искә алу өчен тынып калачак. Бөтен ил буенча тормыш бер минутка туктый. Кешеләр башларын иеп, XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә төшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Ватан Геройлары батырлыгын хәтерлибез