Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанлылар 2024 елда картлык буенча пенсияне проактив рәвештә рәсмиләштерә ала

Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иминият пенсиясен мондый форматта билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт стажы һәм булачак пенсиянең күләме турыдан-туры бәйле индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булуы мөһим. 

Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә шәхси счет торышы турында өземтәгә заказ биреп тикшерергә мөмкин.

Мәгүлүматлар тулы булмаган очракта, стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документлар тапшырып, шәхси счетка корректировка ясау турында гариза бирергә мөмкин. Әгәр барысы да дөрес булса, пенсия өстәмә документларсыз гына проактив режимда исәпләнә. 

— «Шәхси счетта барлык кирәкле мәгълүматлар тупланып, гражданин автомат режимда пенсия билгеләүгә ризалык биргән очракта, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында карар пенсия билгеләүне сорап язылган гаризаны теркәү вакытыннан соң нибары өч сәгать дәвамында чыгарыла, шуннан соң гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына тиешле хәбәрнамә җибәрелә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булган, 58 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 63 яшь тулган ир-атларга картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев