Тавыш бирүгә старт бирелде!
1736 нчы сайлау участогында Татар Сараланы авылында тавыш бирү башланды.
1736 нчы сайлау участогының сайлау комиссиясе әгъзасы Тәнзилә Нуруллина хәбәр иткәнчә, сайлаучылар исемлегендә 303 кеше. Бюллетеньне урнага беренче булып Рөстәм Тәлгать улы Сираҗиев салды.
Җитмеш яшьлек пенсионер үз тавышының ишетелүен һәм аның үз иленең киләчәгенә йогынты ясавын тели.
Искәртәбез, бүген, 14 сентябрьдә, Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне уза. Сайлаулар халык Татарстан Рәисен билгеләячәк.
Тавыш бирү өчен 2752 участок ачык. Участоклар 07:00 сәгатьтә ачылды һәм 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев