Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Түбән Камада кыз балага ташланган бультерьер хуҗасы кулга алынды.

Җинаять эше кузгатылды.

Хәзер бала хастаханәдә, хәле тотрыклы. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эт хуҗасы өчен иң кырыс җәза бирүне таләп итте. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе («Сәламәтлеккә капланмаган авыр зыян китерү») буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү — Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның шәхси контролендә.Бу республикада этләр ташлануның бердәнбер очрагы түгел. Февральдә Васильево бистәсендә этләр карт кешегә ташланды, гыйнварда Яшел Үзәндә этләр төркеме кечкенә кызы булган хатын-кызга һөҗүм итә язды. Декабрьдә Васильево бистәсендә этләр ташланган кыз бала хастаханәдә вафат булды.

Эт хуҗалары, истә тотыгыз:— эт йөртү кагыйдәләрен саклагыз: эре һәм сугышчан токымнарны — тик борынлыктан һәм кыска каештан гына йөртергә ярый;— этләрне үзбәяле йөрүгә (самовыгул) чыгарып җибәрмәгез;— эт йөртүне балаларга ышанып тапшырмагыз;— онытмагыз: сезнең җаваплылыксызлык тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зыян китерергә мөмкин.Сезнең җаваплылыксызлык кешенең, аеруча баланың сәламәтлеге һәм тормышы бәясе кадәр булырга мөмкин.

Әгәр кеше күп җыелган урында күзәтүсез этне яисә борынлыксыз хайванны күрсәгез икән — 112 номеры буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев