Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Усады авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне Клавдия Егоровна Тимочкина 95 еллыгын билгеләп үтте

Тимочкина Клавдия Егоровна – тыл хезмәтчәне , хезмәт ветераны.

Клавдия Егоровна  Лаеш районы Карадули авылында, гади  крестьян гаиләсендә туа. Бер классны гына тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы чорында Нармонка колхозында эшли, бозаулар карый, төрле эштә эшли. 13 яшеннән фермада эшли,  атларда азык ташый.

Лаеклы ялга чыкканчы, тыныч вакытта фермада сыер савучы булып эшли. Гомуми хезмәт стажы - 45 ел.

Клавдия Егоровна өч ул үстергән, хәзер күп балалы әни - алты оныгы һәм сигез оныкчыгы өчен яраткан һәм хөрмәтле әби булып тора.

Хезмәте өчен Тимочкина Клавдия Егоровна, эш урыныннан күпсанлы грамоталар, юбилей медальләр белән бүләкләнгән, “Хезмәт Ветераны” исеменә лаек булган.

Котлау сүзләрен Лаеш районы башлыгы Ильдус Зарипов җиткерде:

-“Чын куңелдән сезне туган көнегез белән котлыйм!  Безгә үрнәк алырлык, рух көчен өйрәнергә һәм авырлыкларны җиңәргә, максатка ирешүдә нык торырга, яңа буыннарны лаеклы итеп тәрбияләргә өйрәнерлек кеше бар. Фидакарь хезмәтегез белән Сез Лаеш районы үсешенә зур өлеш керттегез. Илебезнең тарихи вакыйгаларында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер һәм тыныч тормыш телим.”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Усады Лаеш районы