«Үзебезнен уен» флешмобы, викторина һәм башка күп нәрсәләр — Пәрәү мәктәбендә Юл хәрәкәте иминлеге көнен шулай билгеләп үттеләр
2023 елның 20 сентябрендә, Бөтенроссия куркынычсызлык атналыгы кысаларында Пәрәү урта мәктәбендә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» узды.
— Үткәрелгән чараларның төп максаты — юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле күнекмәләрне формалаштыру һәм балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, шулай ук юл травматизмын кисәтү, — дип шәрехләде «Сигнал» ЮИД отряды җитәкчесе Ләйсән Шаһитова.
Көн «Мин ЮИДны сайлыйм!» флешмобы белән башланды, анда башлангыч мәктәп укучылары катнашты.
Мәктәп укучылары өчен рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсы оештырылды. Яшь хәбәрчеләр Камилә Шаһитова һәм Мәдинә Гаязова укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сораулар бирделәр.
Ләйсән Шаһитова башлангыч мәктәп укучылары белән «Үзебезнен уен», ә өлкән сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина үткәрде.
Көн һәркемгә файда китерде.
Фото һәм видеоны Ләйсән Шаһитова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев