Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Хәерби җирлеге районның демографиясен яхшырта

Җирлек башлыгы Рамель Зинәтуллин халык белән очрашуда 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Автор фотосы.

Узган ел җирлектә 22 бала туган, бу үлүчеләр саныннан 2,2 мәртәбә артыграк. Җирлектә барлыгы 1492 кеше теркәлгән.
Җирлек территориясендә эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендәге оешмалар урнашкан һәм эшли. Халыкка беренчел кирәкле продуктлар һәм товарлар белән 4 кибет хезмәт күрсәтә. Үз эшчәнлеген «Вафин Р.К.»КФХ-ИП алып бара. Бу районда бөртеклеләр җитештерүче, шулай ук 1006 баштан артык эре мөгезле терлек, шул исәптән 350 баш сыер исәпләнгән алдынгы хуҗалыкларның берсе. 

Бер тапкыр кулланыла торган медицина әйберләрен стерильләштерү, җыю һәм төргәкләү белән шөгыльләнүче «КМИЗ-ЛУЧ» заводында җирлектә яшәүче 30дан артык кеше эшли.
Җирлек эшкуарлары шешәле су җитештерәләр, агач эшкәртү, җиләк һәм төрле үсентеләр үстерү, шулай ук эре мөгезле терлекләр, сарыклар һәм атлар симертү белән шөгыльләнәләр.
Халык мобилизацияләнгән авылдашларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. Гуманитар ярдәм җыялар (җылы әйберләр бәйлиләр, азык-төлек әзерлиләр, беренче кирәкле әйберләр җыялар).
Узган елда җыелган барлык әйберләр гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү пунктларына тапшырылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Хәзерге вакытта мобилизацияләнгән һәм контракт белән китүчеләрнең гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

2025 ел Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан җирлектә Бөек Ватан сугышында, Әфган сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатлар хөрмәтенә яңа һәйкәл төзү турында карар кабул ителгән.
Узган ел шактый эшләр башкарылган. Хәерби авылында Мәктәп урамындагы халык ярдәме белән "Хәсән"күлен чистартканнар һәм тирәнәйткәннәр. 
Республика программасы буенча 2024 елда Татарстан урамына 600 метр һәм Пионер урамына 300 метр асфальт җәелгән. Иганәчеләр ярдәме һәм халыктан акча җыю нәтиҗәсендә төп юлдан зиратка кадәр асфальт юл салынган.

Халык көче белән, җирлекнең башкарма комитеты белән берлектә, Ленин, Чапаев урамнарындагы юллар ремонтланган.
Гражданнарның үзара салым программасы үзен аклый.
Авыл халкы салган һәр сумга дүрт республика сумын финанслау нәтиҗәсендә Хәерби авылының өч урамында 401 метр һәм Травкино авылының ике урамында 220 метр вак таш түшәлгән. Барлык юл эшләре мәҗбүри рәвештә суүткәргеч торбалар куеп башкарылган.
Хәерби авылының иске зиратында демонтаж һәм киртәләр куелды.
Хәерби авылында Мәктәп урамында балалар мәйданчыгы төзелгән һәм җиһазландырылган. Әйләнә-тирәдә койма иганәче акчасына куелган.

Травкино авылында да балалар мәйданчыгы төзекләндерелә. Грунт кертү һәм территорияне планлаштыру башкарылган. 
Җирлек башкарма комитеты акчасына челтәрләрне ремонтлау һәм урам яктырткычларын алыштыру эшләре башкарылган: 2024 елда 16 урам яктырткычы алыштырылган, 7се куелган.
Территорияне төзекләндерү һәм җирлектә яшәүчеләргә уңайлы яшәү буенча эшләр агымдагы елда да дәвам итәчәк.

Лаеш район үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Ярослав Николаев җирлектә яшәүчеләрнең диспансеризация узарга тиешлеге һәм районда гамәлгә кертелә торган сәламәтлек саклау программалары турында сөйләде.

Район башлыгы Илдус Зарипов җирлектә туучылар саны арту тенденциясен уңай бәяләде. Ул районның үсеше турында сөйләде һәм җирлекнең актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәерби җирлеге районның демографиясен яхшырта