Хәйриячеләр Лаеш балаларына Яңа ел кәефе бүләк иттеләр
Кыш бабай белән Кар кызы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне сөендерде.
Альбина Балихина җитәкчелегендәге Казан хәйриячеләре , Александр Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены яшьләре, балалары һәм өлкәннәргә бүләк җыюны оештырдылар.
Алар Лаешка дусларын сөендерергә һәм Яңа ел кәефе тудырырга килделэр.
Кар кызы – Айгөл Айтуганова һәм Кыш бабай – Евгений Евсеев күп кенә йортларны котлаулар һәм бүләкләр белән йөреп чыктылар.
Волонтерлар балаларның сәләтен исәпкә алырга тырышты. Шулай итеп Гариповлар, Әхмәтҗановлар гайләләренә һәм Александр Анисимовка акыллы колонкалар бүләк ителде.
Балалар Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина сөйләгәнчә, бу битараф булмаган кешеләр инде җиде ел дәвамында Яңа ел алдыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларны,яшьләрне, өлкәннәрне котлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев