Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбендә хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил Анатолий Королевның чыгышы булды.

Быел чараның темасы: «Хезмәтне саклау революциясе: эш урынында ясалма интеллект һәм цифрлаштыруның роле». Хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил укытучыларга заманча мәгълүмати технологияләрнең имин хезмәт шартлары тудыруга ничек ярдәм итүе турында мәгълүмат бирде. Ул шулай ук әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Чыгышында хезмәтне саклау культурасының мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Анатолий Николаевич ассызыклаганча, производство куркынычлары турындагы белемнәр һәм хезмәткәрләрнең, эш бирүчеләрнең актив катнашуы эш урынында үлем һәм травматизмны сизелерлек киметергә ярдәм итә.
Чыгышының азагында Королев мәктәптә Хезмәтне саклауның ничек оештырылуы турында сөйләде.
— Алган белемнәр педагогларга куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплырак карарга ярдәм итәр дип ышанабыз, — диде мәктәп директоры Зөлфия Газизуллина.
Фото: Воспитание Лаишево.
Нет комментариев