Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

XXI гасыр авыл хуҗалыгы

«Бөтенроссия кыр көне-2023» агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсендә Татарстан һәм Россиядән меңләгән кеше катнашты

Дүрт көн эчендә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге кунаклары җир эшкәртү буенча чемпионатны, сыерлар күргәзмәсен һәм агропромның иң яхшы казанышларын күрә алдылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев күргәзмәгә старт бирделәр. РФ һәм ТР агросәнәгать комплексының күпсанлы кунаклары һәм җитәкчеләре арасында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне дә күрергә мөмкин иде.

40 гектардан артык территориядә күргәзмә экспонатлары, фирмалар һәм оешмалар павильоны, авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре урнашкан, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән. Барлыгы 235 компания катнашырга килгән, 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасы куелган һәм 250дән артык төрле авыл хуҗалыгы культуралары сортлары күрсәтелгән. Чәчелгән бодай, арыш, арпа белән тәҗрибә кырлары, сортлы бәрәңге белән делянкалар, матур фацелия утырткан мәйданнар — барысы да кунакларның күзләрен җәлеп итте. Татарстан эшләнмәләре арасында — модернизацияләнгән су сибү җайланмалары, колорад коңгызы белән көрәшүнең экологик ысуллары һәм башка бик күпләр бар иде.

Күргәзмә павильоннары буйлап йөргәндә, без бик күп кызыклы һәм яңа нәрсәләр белдек. Мәсәлән, «Яратель» кош фабрикасы күргәзмәдә кошларны тоту урынының мини-версиясен тәкъдим итте. Һәркем кошны ничек ашатуларын һәм эчертүләрен, аларның ничек йомырка салуларын һәм ничек итеп продукт махсус боксларга ташылуын күрә алды. Фабрикада бу система модернизацияләнгән һәм тулысынча автоматлаштырылган, шуңа күрә кеше куллары бу процесска кагылмый.

Безне «Супрамолекуляр технология» ҖЧҖ павильоны да кызыксындырды. Бу предприятиенең Чирпыда җитештерү мәйданнары бар һәм Лаеш районында органик игенчелекнең яңа технологиясен уңышлы сынап карый. Ул структуралы су һәм табигый циолит минералын куллану белән бәйле. Ул табигый абсорбент булып тора һәм үсемлеккә суда язылган программаларның гамәлләрен җиткерә.

Кырларның иң яхшы хезмәтчәннәре зур бүләкләргә һәм исемнәргә лаек булдылар. Якташыбыз, «Нармонка» агрофирмасы хезмәткәре Владимир Творогов «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды. Бүләкне Владимир Геннадьевичка Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Бөтенроссия кыр көне» кысаларында киң эшлекле программа оештырылган иде, пленар утырышлар, «түгәрәк өстәлләр», киңәшмәләр узды. Мавыктыргыч чаралар булып җир сөрү буенча ярышлар, трактор-шоу, сыерлар күргәзмәсе, мастер-класслар, гастрофестиваль, Сабантуй бәйрәме булды.

Күргәзмә көннәрендә «Казан Экспо» территориясендә Россия почтасы филиаллары эшләде. Һәрбер кунак матур открытканы бушлай сайлап алып, яхшы теләкләр белән аны үз адресатына теләсә кайсы шәһәргә яки авылга җибәрә алды. Илнең икенче ягында кем дә булса, һичшекчез, Лаеш районыннан дусларча сәлам алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Казан Экспо” «Бөтенроссия кыр көне — 2023»