җәмгыять

Бүген һәм хәзер яшәргә

Әгәр дә сезнең тормышыгыз тулы, энергияле, мул булуын телисез икән, нәкъ менә сезнең тормыштагы , эшегездәге чагылышыгыз кешеләргә мәхәббәт китерүен , аларга сезнең эшләрегез нәтиҗәсеннән ничек рәхәт, тыныч һәм шатлыклы булуын визуальләштерегез.

Һәм «мин телим», «миндә булачак» турында онытыгыз, бердәнбер шушы мизгел генә бар. Һәм сезнең белән бөтен мөмкин булган нәрсәләр,  шушы мизгелдә генә — хәзер. Киләчәктә булыр дип уйлаган бернәрсә дә юк, берничек тә була алмый. Чөнки синең чын яшәвең шушы мизгел, ә калганнары күз алдына китереп утыру гына. Шул вакытта син бу мизгелнең матурлыгын югалтасың, чөнки син монда түгел. Әгәр киләчәктә нидер бар дип яшибез икән – бу моның юклыгы белән бер. Әгәр инде сез ниндидер бер матур теләгегезне тормышка ашырырга көчегез һәм батырлыгыгыз җиткәнен беләсез икән, ул чагында ул инде сездә бар, яки сез аны эшләгәнсез итеп яшәгез. Эчке халәтегез буенча сезгә бирелер. Сез нәрсәне тәгаен белеп яшисез (теләп түгел, шулай икәнен белеп!), шул сезнең тормышыгыз һәм сезнең дөньягыз була.


Бүген һәм хәзер яшәргә

Нет комментариев