җәмгыять

Казанда эш бирүчеләр өчен конкурс башлап җибәрделәр

Казан Мэриясе һәм hh.ru Россиядә беренче «Казан Эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» конкурсын башлап җибәрәләр. Анда теләсә нинди зурлыктагы оешмалар катнаша алачак — зур булмаган стартаплар да, эре предприятиеләр дә, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

4 июньгә кадәр компанияләр анкета тутырып заявка бирә алалар һәм үзләренең HR-практикалары: стажировкалары, остазлык программалары, карьера мөмкинлекләре турында сөйли алалар.

6 июньнән 20 июньгә кадәр яшь казанлылар фаворитларны ачык тавыш бирү аша сайлаячак.

Өч категориядә җиңүчеләрне (хезмәткәрләр саны буенча) 28 июньдә "УРАМ"экстрим-паркында Яшьләр көнен бәйрәм итүдә игълан итәчәкләр.

Категорияләр:

— 100 кешегә кадәр;

— 101 дән 500 кешегә кадәр,

— 501 кешедән артык.

Конкурсны оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара компанияләргә яшь белгечләрнең лояльлеген арттырырга һәм үзләрен амбициоз компания буларак күрсәтергә ярдәм итәчәк.


Казанда эш бирүчеләр өчен конкурс башлап җибәрделәр

Нет комментариев