Лаеш китапханәсе хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә викторина әзерләде
җәмгыять

Лаеш китапханәсе хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә викторина әзерләде

«Бердәмлек салават күпере» дигән мәгълүмати досье Халыклар бердәмлеге көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

 Чарада милли бердәмлек темасы өч юнәлеш аша ачылды: тарихи хәтер, хәрби дан һәм халык иҗаты. Досьега Россия тарихы турында китаплар, күренекле гаскәр башлыкларының биографияләре, рус һәм татар фольклоры җыентыклары, шулай ук белешмә материаллар керде.

Досьега өстәмә итеп Россия халыклары турында викторина әзерләнде. Аның максаты — әлеге темага кызыксынуны арттыру, укучыларга алган мәгълүматны ныгытырга ярдәм итү һәм мәдәни гореф-гадәтләрнең күптөрлелеген уртак бердәмлек чагылышы итеп күрсәтү.

Фото: А. С. Пажитнова


Лаеш китапханәсе хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә викторина әзерләде

Нет комментариев