Лаеш районы лицей укучылары китап укучылар сафына басты
җәмгыять

Лаеш районы лицей укучылары китап укучылар сафына басты

Г. Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофилле лицеенда беренче сыйныф укучылары өчен «Укучылар сафына багышлау» тантанасы узды. Әле кичә генә хәрефләр өйрәнгән балалар китап дөньясына сәяхәт кылдылар.

Бәйрәмгә Китап Королевасы һәм Баба Яга кунакка килде. Нәниләр табышмаклар чиштеләр, китап белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм китапларны яратырга, сакларга дип тантаналы ант бирделәр. Тантананың иң дулкынландыргыч өлеше — укучыларга үзләренең беренче укучы билетларын тапшыру булды.

Чара ахырында 3 «А» сыйныфы укучылары кечкенә дусларына үз куллары белән китап кыстыргычлары ясарга булыштылар һәм аларны бүләк иттеләр.


Лаеш районы лицей укучылары китап укучылар сафына басты

Нет комментариев