Аерым очракларда җинаять җаваплылыгы да килеп чыгарга мөмкин.
Тыю массакүләм мәгълүмат чараларына һәм мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләргә, шул исәптән интернетка, социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга да кагыла.
Татарстан Республикасындагы Антитеррор комиссиясе БПЛА кадрларын һәм аларның һөҗүм нәтиҗәләрен бастыру тыелуын искәртә. БПЛА төрен, аны җибәрү яки төшү урынын, очу траекториясен, һөҗүм ителгән урыннарны яки объектларны, объектларның зарарлану фактын һәм китерелгән зыян характерын ачыкларга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны бастыру тыела. Тыю астына автор төшергән материаллар гына түгел, ә башка кешеләрнең язмаларын репостлау, җибәрү яки скриншотлау да керә. Язманы урнаштырганнан соң бетерү җаваплылыктан азат итми.
Тыюны бозган өчен административ штрафлар каралган. Гражданнар өчен ул 1 меңнән 4 мең сумга кадәр, кабат бозганда — 5 мең сумга кадәр. Вазыйфаи затлар өчен штраф 15 меңнән 40 мең сумга кадәр, кабат бозганда — 40 меңнән 50 мең сумга кадәр. Юридик затлар өчен штраф 200 меңнән 300 мең сумга кадәр, ә кабат бозганда 300 меңнән 500 мең сумга кадәр арта.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев