Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Мишә елгасы акваториясендә, аучылык һәм балык тоту өлкәсендәге кагыйдә бозуларны ачыклау буенча, чираттагы рейд үткәрде.
Хәзерге вакытта су кошларына һәм куянга ау сезоны бара. Тикшерү барышында аучыларның документлары һәм корал рөхсәтләре каралды, бу юнәлештә кагыйдә бозулар табылмады. Белгечләр моны югары штрафлар һәм коралдан мәхрүм ителү куркынычы белән аңлата.
Мишә елгасы тамагы — аерым сакланучы табигать территориясе. Шуңа карамастан, рейдның беренче өч сәгатендә судан алты балык тоту ятьмәсе алынды. Аларның кайберләренең озынлыгы 90 метрга җитә. Ятьмәләргә эләккән 24 балык һәм дүрт рак суга кире җибәрелде, ә законсыз ау кораллары конфискацияләнде һәм тиз арада юк ителәчәк. Бер сезон эчендә судан 300гә кадәр ятьмә чыгарыла.
Шулай ук Мишә буенда, Карадүле авылы янында, законсыз капиталь бина ачыкланды. Мишә елгасы табигать һәйкәле булганлыктан, биредә теләсә нинди төзелеш алып бару тыелган. Әлеге бинаны сүтү турындагы карар Башкарма комитет тарафыннан яки прокуратура һәм администрация шикаяте буенча суд аша кабул ителәчәк.
Нет комментариев