Лаеш районында «Киләчәк пилотлары» үсеп килә
җәмгыять

Лаеш районында «Киләчәк пилотлары» үсеп килә

Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе укучылары «Киләчәк пилотлары» Бөтенроссия дроннар белән идарә итү чемпионатының төбәк этабында катнаштылар.

Столбище укучылары — «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары «Киләчәк пилотлары» Бөтенроссия дроннарны очу чемпионатының муниципаль этабында җиңүчеләр булдылар инде. Информатика укытучысы Маргарита Табилова ярдәме белән укучылар заманча технологияләр һәм инновацион җайланмалар белән таныштылар.

 

Ярышларда берничә дисциплина булды: пилотсыз очу аппаратлары узышы, тестлаштыру, техник симулятор. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр. Нәтиҗәләр игълан ителгәнне көтәсе генә калды.

Фото: Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе


Лаеш районында «Киләчәк пилотлары» үсеп килә

Нет комментариев