Лаеш районында «Лидерлар мәктәбе» ндә социаль проектлау күнекмәләрен өйрәнәләр
«Волга» яшьләр үзәге базасында «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасының «Лидерлар мәктәбе» профильле сменасы уза.
Өч көн дәвамында балалар иҗтимагый хәрәкәте активистлары һәм лидерлары шәхси күнекмәләрне үстерү һәм социаль проектлау буенча белем бирү блогында катнашалар.
Мәсәлән, беренче көнне Дарина Фалелюхинадан актерлык осталыгы буенча мастер-класс узды. Ул икътисад һәм финанслар идарәсе институтының театр студиясе җитәкчесе, Бөтенроссия конкурслары лауреаты, үзе иҗат иткән ике шигырьләр җыентыгы авторы.
Кичке чарада катнашучылар «Без бер галәм» темасына чыгышлар әзерләделәр. Шулай итеп алар үз командаларын иҗтимагый хәрәкәттә ничек күрүләрен чагылдырырга омтылдылар.
Икенче көн зарядка белән башланды. Аны «зумба» һәм «йога» юнәлешләре буенча «Подросток» МБУның яшьләр белән эшләү буенча белгечләре үткәрде. Аннары «Конфликтлы ситуацияләр», «Иҗади фикерләү», «Партнерлар белән дөрес эшләү», «Социаль проектлау», «Гамәли өлеш: үз проектыбызны язабыз» темаларына мастер-класслар узды
Көн Гаилә елына багышланган кичке чара белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев