Бала тәрбияләү ялында булган Татарстан әтиләренең саны арта
төбәк яңалыклары

Бала тәрбияләү ялында булган Татарстан әтиләренең саны арта

Сабыйны карау буенча декрет отпускына әниләр генә түгел, гаилә башлыклары да чыга ала. Бу хокуктан файдалану өчен эш урыны буенча ял бирү һәм тиешле акча түләү турында гариза язу да җитә.

Хезмәткәрдән документларны алгач, оешма өч эш көне эчендә барлык белешмәләрне Социаль фонд адресына юллый. Пособие исә 10 эш көне эчендә билгеләнә һәм баланың 1,5 яше тулганчы ай саен түләнеп барыла. 2026 елда әлеге ярдәм акчасының иң түбән чиге — 10 837 сум, ә иң югары күләме 83 021 сумга җитә.

Билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елдан башлап ир-атлар декрет ялында булган вакытта ук тулы эш көненә чыга ала — бу очракта дәүләт түли торган айлык акча гаилә бюджетында тулысынча саклана. Моннан тыш, 2026 елның башыннан (1 гыйнвардан) сабыйны яшь ярымга кадәр тәрбияләгән һәр чор ата-ананың хезмәт (пенсия) стажына кушыла.

Канун нигезендә, мондый ялны әти-әнидән тыш, гаиләнең башка әгъзалары — әби-бабайлар, туганнар яисә опекуннар да рәсмиләштерә ала. Әгәр өйдә берьюлы игезәкләр яисә өчәр бала дөньяга килсә, декретка ике ата-ананың да берьюлы китү мөмкинлеге бар.

«Кайгыртучан әтиләрнең үз балаларын тәрбияләүгә күбрәк вакыт аеруы бүгенге җәмгыятьтә гадәти хәлгә әйләнде, һәм дәүләт мондый гаиләләрне һәрвакыт хуплый. Мәсәлән, безнең республикада 1,5 меңгә якын ир-ат нәкъ менә бала карау буенча ял рәсмиләштерде. Бу саннар ата-аналарның үз хокукларыннан актив файдалануын күрсәтә. Идарәбез исә бу хезмәтне алу процессын гражданнар өчен мөмкин кадәр гади һәм уңайлы итәргә омтыла», — дип белдерде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән социаль ярдәм программалары, түләүләр һәм башка хезмәтләр турындагы рәсми мәгълүмат белән оешманың сайтында, шулай ук «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм «Телеграм» челтәрләрендәге махсус битләрендә танышырга мөмкин.

Матбугат үзәге искәрмәсе:

Килеп туган сораулар буенча консультация алу өчен бердәм контакт-үзәкнең бушлай 8 800 100 0001 телефонына шалтыратырга була (линия тәүлек буе — 24/7 эшли).
 


Бала тәрбияләү ялында булган Татарстан әтиләренең саны арта

Нет комментариев