Район мәдәният йортында Укытучылар көне, Мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрләре көне һәм Урта һөнәри белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәмдә катнашучыларга Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Иван Шитов район башлыгы Илдус Зариповның котлау сүзен җиткерде. Мөрәҗәгатьтә укытучылыкның зур җаваплылык таләп иткән hөнәр булуы ассызыкланды. Районыбыз Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләүче мөгаллимнәр белән хаклы рәвештә горурлана. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан агымдагы 2026 елның Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителүе дә шәхес үсешенә беренче нигез ташучы остазларның ролен тагын бер кат раслый. Аерым рәхмәт сүзләре яшь белгечләргә юл күрсәтүче педагогик хезмәт ветераннарына юлланды.
Тантаналы чарада мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы 147 хезмәткәр бүләкләнде. Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче урта мәктәбенең математика укытучысы Людмила Москаленко Россия Федерациясенең «Мактаулы остаз» («Почетный наставник») күкрәк билгесенә лаек булды. 70тән артык укытучы республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләр белән билгеләп үтелде. Педагогларга ведомство бүләкләрен Лаеш районы Мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Луиза Хәбибуллина һәм Россия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Лаеш территориаль оешмасы җитәкчесе Любовь Харитонова тапшырды.
Яңа уку елында районның мәгариф гаиләсенә 25 яшь белгеч кушылды. Традиция буенча, Мәгариф идарәсе яшь укытучыларны һөнәри берлеккә кабул итү тантанасын уздырды. Яшь мөгаллимнәр укытучы исемен намус белән йөртергә ант иттеләр һәм аларга балалар күңеле хәзинәсенең символик ачкычы тапшырылды. Яшь педагоглар исеменнән Лаеш 3 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Никонорова чыгыш ясады: «Без балалар күңелендә белемгә омтылыш кабызырга, аларга дөньяны киңрәк танырга һәм үз-үзләренә ышанырга ярдәм итәргә телибез», — диде ул.
Мәгариф хезмәткәрләре көненә багышланган тантана якты концерт программасы белән үрелеп барды. Сәхнәдә Марсель Гафиев, Фидаил Вәлиуллин, Илдар Шәрипов һәм Алия Чернова, Лаеш балалар сәнгать мәктәбе укытучылары коллективы һәм «Рябинушка» хореографик ансамбле үзләренең иҗади чыгышларын бүләк итте. Бәйрәм чарасы Усадның «Здоровое поколение» («Сәламәт буын») лицееның «Королек» вокал ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
Нет комментариев