А. П. Малышев исемендәге Советлар Союзы Герое исемен йөртүче Столбище мәктәбе укучылары һөнәри юнәлеш бирү чаралары кысаларында «Биосфера-Фиш» балык үрчетү комплексына экскурсиягә барды.
Балаларга предприятие үзәге — мәрсин, рус мәрсине һәм форель үрчетелә торган цехларны күрсәттеләр. Укучылар биредә үстерелгән балыкларның сулыкларга җибәрү өчен бик кулай булуын белде. «Биосфера-Фиш»та балыкларга табигый шартларга якын мохит тудырылган, аларның яшәү циклы да табигатьтәге кебек оештырылган.
Экскурсия ахырында балаларга ясалма буалар каскадларыннан торган «Балыкчы бәхете» балыкчылык комплексы белән дә таныштырдылар.
Фото: А. П. Малышев исемендәге Советлар Союзы Герое исемен йөртүче Столбище мәктәбе
Нет комментариев