Лаеш укучылары «Кышын кошларны ашат» акциясе үткәрделәр
җәмгыять

Лаеш укучылары «Кышын кошларны ашат» акциясе үткәрделәр

Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбенең «Мөстәкыйль балалар» отрядында катнашучылар экологик акция үткәрделәр.

Укучылар иске җимлекләрне кардан арындырдылар һәм әле яңаларын да элеп куйдылар. Балалар аларны тары һәм көнбагыш белән тутырдылар. Канатлылар турында кайгырту балаларны якынайта һәм кече туганнарыбызны кайгырту теләген үстерә. Мондый акцияләр күптән инде безнең дөньяны бераз яхшырта торган күркәм традициягә әверелде.

Фото: Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе


Лаеш укучылары «Кышын кошларны ашат» акциясе үткәрделәр

Нет комментариев